Биографиясе

1833 елның 28 марты, Оренбург губернасы, Троицк өязе Шәриф авылы – 1917 елның 2 феврале, Троицк шәһәре.

Троицкта мәдрәсә тәмамлаганнан соң (1859 ел), мөдәррис һәм имам-хатип булып эшли (Оренбург губернасындагы Югары Урал өязе Акхуҗа авылы). 1869 елда шәех Габделхәким тарафыннан Нәкышбәндийә суфилар борадәрлегенә кабул ителә.

1869–1870 елларда Рәсүлев Мәккә, Истанбул шәһәрләренә бара. Сәфәрдән кайткач, җирле мөселманнар эшчәнлегенә суфичылык йолалаларын кертергә тырышып карый, әмма рәсми ислам вәкилләренең җитди каршылыгына очрый; аларның шикаяте буенча 1873 елда Костромага сөргенгә җибәрелә. Иреккә чыккач, 1881 елда икенче тапкыр хаҗ кыла.

1884 елдан Троицк мәчетендә имам-хатип булгач, ул нигезләгән «Рәсүлия» мәдрәсәсе җәдиди ысул белән эшли башлый. Рәсүлев җәдитчеләр арасында да, кадимчеләр арасында да зур абруй казана; татар, башкорт, казакъ шәкертләре арасында бик күп мөритләр тәрбияли.

Табиблек талантына ия була.

Әдәбият

Фәхретдин Р. Зәйнулла хәзрәтнең тәрҗемәи хәле. Оренбург, 1917.

Расих А. Ишан оныгы // Казан утлары. 1990. № 1.

Бартольд В. Шейх Зайнулла Расулев // Мусульманский мир. П., 1917. Вып. 1.

Валидов Дж. Очерки по истории образованности и литературы татар (до революции 1917 г.). М.–П., 1923.