- РУС
- ТАТ
ташка уеп кисүче, хаттат
1843 ел, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Кичүчат авылы — 1931 ел.
Ризаэтдин Фәхретдиннең абыйсы.
1865–1931 елларда Мәмәт авылындагы беренче мәхәллә мәчете имам-хатибы (хәзер Әлмәт районы).
Минһаҗетдин эшләгән кабер ташлары Әлмәт районының Кичүчат авылы зиратында сакланган. Известьташ плитәләрнең өске өлеше ярымтүгәрәк формада, алгы ягында уеп киселгән язулар урнашкан, бизәкләре юк. Яссы рельефка уеп кисү ысулы белән төшерелгән 7–8 юллык текст гарәп графикасында һәм гарәпчә «сөлес» стилендә башкарылган; рельефлы тар каймалар һәм юл аралары сызыклар белән бизәлгән. Рәхимкул әл-Иштирәки кызы Мәгубә (Р.Фәхретдиннең әнисе; 1873), Фәхретдин бине Сәйфетдин (Р.Фәхретдиннең әтисе, 1891) һәм башкаларның каберләренә куелган ташларда уелган «Кятәбә Минһаҗетдин вәляде мулла Фәхреддин әл-Кичүчатый» («Кичүчаттан Фәхретдин мулла улы Минһаҗетдин язды») дигән автор язуы бар.
Әхмәтҗанов М. Үлгәннәрнең каберен бел: Әлмәт төбәге эпиграфик истәлекләре. К., 2000.
Автор — М.И.Әхмәтҗанов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.