Гомер еллары: ?— 1723 елдан соң.

XVII йөз ахырында Казанның Иске татар бистәсендә имам вазифаларын башкара. 1722 елда император Пётр I кушуы буенча (К.Сүнчәләев белән берлектә) Петербург ФА өчен 50 гә якын болгар кабер ташлары язмаларын күчереп ала һәм тәрҗемә итә.

1722–1723 еллардагы Иранга каршы яуда тәрҗемәче сыйфатында катнаша. Мөхәммәд Авабинең «Дәрбинд-намә» дип аталган тарихи әсәрен (XVII йөз) фарсы теленнән татар теленә тәрҗемә кыла һәм аны Пётр I гә бүләк итә (1722).

Автор — М.В.Гайнетдинов