Биографиясе

Гомер еллары: ? – 1831 ел, Түбән Новгород.

Габделгариф бине Сәгыйть әш-Шырданиның бертуганы.

Башлангыч белемне татар исламият галимнәре Мөхәммәдрәхим бине Йосыф әл-Мәчкәрәвидән һәм Салих бине Сәгыйть әл-Калидән ала, соңрак Бохарада укый, анда булачак әмир Миркәҗән белән якыннан аралаша. 1814 елга кадәр Бохара янындагы Нәсеф шәһәрендә мөхтәсиб, мәхкәмә башкаручысы һәм нотариус вазифаларын башкара.

1814 елда Казанга кайта һәм 5 нче мәчеттә атасына ярдәмче булып эшли. Бер үк вакытта 1821 елдан өлкән ахун вәкаләтләренә ия була.

1824 елда Оренбург Мөселманнар Диния нәзарәтенә мөфти булып сайланырга омтылыш ясый, ләкин уңышка ирешә алмый.

Әдәбият

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989.