Биографиясе

Якынча 1840 ел, хәзерге Нурлат районы Иске Әлмәт авылы — 1910 елга кадәр, Казан.

Казан типолитографиясендә эшли. 1860 елларда Казанда татар телендә басылган дөнья литографик картасы (Казан университетының Фәнни китапханәсендә саклана), 1897 һәм 1900 елларда Казан университетының типолитографиясендә Ш.Хөсәенов акчасына басылган «Догалык» шәмаиле авторы.

Күп кенә китаплар, шул исәптән «Мәүлид китабы» (1861), «Аллаһы Тәгаләнең матур исемнәре» (1865), «Диван Ризаи» һ.б.ны күчереп яза.

1890 елдан кабер ташларына уеп язу-бизәк төшерү белән шөгыльләнә (үрнәкләре Ульянов өлкәсенең Зиябаш авылы зиратында сакланган; атаклы эшмәкәрләр Акчуриннар гаилә әгъзаларының каберләренә куелган ташлар). Хаттат анда «Лотфулла бине Гатаулла әл-Әлмәти» яки «Гамәлә Лотфулла әл-Әлмәти» («Лотфулла әл-Әлмәти гамәле») дип язып куйган.

Әдәбият

Әхмәтҗанов М., Таиров Н. Ташлар кисеп язучы бер оста // Татарстан. 2000. № 12;

Шамсутов Р. Слово и образ в татарском шамаиле: от прошлого до настоящего. К., 2003.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов