Хак мөселманнар, шул исәптән дин юлында шәһит китүчеләр, чирләрдән (мәсәлән, үләт) үлүчеләр, балигъ булмаган балалар һәм һәр көн Коръән укучылар тынычлыкта калдырыла; гөнаһлылар һәм кяферләр җәзага тартыла.

Мөнкир һәм Нәкир Кыямәт көнендә җәһәннәмдә җәза башкаралар.

Коръәндә аларның исемнәре телгә алынмый, беренче тапкыр хәдисләрдә очрый, дини, шул исәптән татар әдәбиятында еш күренә.