Эчтәлек

Мөселманнарның атнаның аерым бер көнендә җыелулары Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәдинә шәһәрендә яшәгәндә башлана. Өлешчә яһүдиләр биләгән әлеге шәһәрдә җомга (яһүдиләрнең бәйрәм көне шимбәдән алда килүче) базар көн була. Җомга көнне бергә җыелып намаз уку күпчелек мөселманнарга сәүдә мәнфәгатьләрен дини вазифалар белән бергә аралаштырып башкарырга мөмкинлек бирә. Өйлә вакыты көннең иң эссе чагына туры килсә дә, намаз уку өчен нәкъ менә шул сәгатьләр сайлап алына, чөнки ул вакытта сәүдә итү тәмамлана.

Җомга намазын уку өчен түбәндәге шартларның үтәлүе мәҗбүри:

1) мөселманнарныкы дип аталырга хаклы җирдә булу;

2) имамның булуы;

3) имамнан башка янә өч намаз укучы булу;

4) җамигъ мәчет;

5) өйлә вакыты җитү;

6) җомга намазына хәтле хөтбә уку.

Җомгада мәчеткә килү һәрвакытта дини-сәяси бурыч булып саналган һәм хөтбәдә исеме аталган хакимгә теләктәшлек белдерү булып та исәпләнгән. Мөселманнарда җомга намазында катнашуның бурыч саналуы күпсанлы халыкны сыйдырырлык махсус җамигъ мәчетләр барлыкка килүгә китерә һәм мөселман гыйбадәтханәләре архитектурасына йогынты ясый.

Хәзерге вакытта күпчелек мөселман илләрендә җомга рәсми рәвештә ял көне булып исәпләнә.

Әдәбият

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.