Биографиясе

1828 елның 28 мае, Войско-Донское өлкәсе Федосеев авылы – 1897 елның 2 сентябре, Казан.

Петербург руханилар академиясен тәмамлаганнан соң (1853) монахлыкта.

1851–1861 елларда Орёл, Иркутск, Томск руханилар семинарияләрендә укыта.

1861 елдан Петербург руханилар академиясендә инспектор һәм профессор.

Православие миссионерлык җәмгыяте уставын төзүне башлап йөрүче һәм авторы.

1863–1883 елларда Алтай миссиясе башлыгы.

1883 елдан – Томск, 1886 елдан – Ставрополь һәм Түбән Новгород епискобы.

1892–1897 елларда – Казан һәм Зөя архиепискобы.

Фәнни эшчәнлеге

Казанда руханилар академиясенең һәм семинариясенең, миссионерлык курсларының эшчәнлегенә күзәтчелек итә, Ильминский системасын гамәлгә кертүгә булышлык итә.

Инҗилне һәм гыйбадәт китапларын алтай теленә тәрҗемә итә, алтай теленең грамматикасын һәм сүзлеген төзи, алтайлылар этнографиясенә багышланган мәкаләләр бастыра.

Владимирның нәшер ителмәгән хезмәтләре Казан руханилар академиясе галимнәре тарафыннан алтайлылар һәм калмыклар тарихын өйрәнү, миссионерлык эшчәнлеге алып бару өчен файдаланылган (хәзерге көнгә сакланмаган).

Әдәбият

Александров А.И. Высокопреосвященнейший Владимир, архиепископ Казанский и Свияжский. Казань, 1897.

Ястребов И. (Иннокентий). Миссионер Высокопреосвященный Владимир, архиепископ Казанский и Свияжский. Казань, 1898.

Автор – Е.В.Липаков