Биографиясе

1840 ел, Архангельск губернасы — 1913 елның 25 октябре, Казан.

Архангельск руханилар семинариясен, Петербург руханилар академиясен (1865) тәмамлый.

1865–1911 елларда Казан руханилар академиясендә: 1869 елдан кафедрасы профессоры, 1877–1885 елларда – инспектор.

Миссионерлык карашларыннан чыгып язылган хезмәтләре раскол һәм секталар, иске дин тарафдарлары тарихына һәм аларның шул чордагы халәте мәсьәләләренә карый. Ивановскийның хезмәтләре әһәмиятле фактик материалга бай, алар иске дин тарафдарларына нисбәтле әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә, әлеге дин эшлеклеләре белән шәхси элемтәләр урнаштыруга, полиция архивлары материалларына нигезләнгән.

Ивановскийның гамәли миссионерлык эшчәнлеге 1872 елдан башлап 30 елдан артык дәвам итә, Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Түбән Новгород ярминкәсендә төрле фикердәге иске дин тарафдарлары белән алып барылган бәхәсләр белән бәйле.

Хезмәтләре             

Руководство по истории и обличению старообрядческого раскола: В 3 ч. К., 1886–87;

Сочинения. СПб., 1897.

Әдәбият           

Тридцатилетие миссионерской деятельности профессора Н.И.Ивановского // Православный собеседник. 1902. Ч. 2;

Васильевский М.Н. Профессор Н.И.Ивановский: Некролог. К., 1913;

Хакимов Т.Ю. Библиография трудов Ивановского по расколу // Точка зрения: Сб. науч.-иссл. статей. К., 2000. Вып. 2.

Автор — Е.В.Липаков