Биографиясе

1870 елның 18 июле, Гродно губернасы, Брест өязе Рогачи авылы — 1932 ел, Себер.

Петербург руханилар академиясен тәмамалаганнан соң (1894), Казан руханилар академиясендә (1914 елга кадәр), бер үк вакытта 1900–1922 елларда Казан университетында укыта, 1909 елдан профессор, 1922–1924 елларда Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте рәисе. 1920 еллар уртасында советларга каршы эшчәнлек алып баруда гаепләнеп эзәрлекләнә, 1925–1928 елларда Казакъстанда (Актүбә, Тургай шш.) сөргендә була.

1928 елдан Украинада.

Соңыннан Себергә сөрелә.

Хезмәтләре Казан төбәгендә православие миссионерлыгы һәм дини белем тарихына карый.

Хезмәтләре

Западно-русские церковные братства и их просветительная деятельность в конце XVI и начале XVII в. СПб., 1899; 

Казанские новокрещенские школы. К., 1905; 

Малороссийское влияние на великорусскую церковную жизнь. К., 1914.