- РУС
- ТАТ
1784 елның 1 ноябре, Мәскәү губернасы, Никитский өязе Михайловское авылы – 1860 елның 17 июле, Санкт-Петербург.
Петербург руханилар академиясен тәмамлаганнан соң (1814 ел), шунда эшли: 1816 елдан инспектор, 1819 елдан ректор (1814 елдан монахлыкта).
Бер үк вакытта 1822 елда Ревель епискобы.
1826 елдан Калуга епискобы, 1828 елдан Рязань архиепискобы, Изге Синод әгъзасы, 1831 елдан Тверь архиепискобы.
1848 елдан Казан һәм Зөя архиепискобы,
1856 елдан Петербург митрополиты.
Кайда гына эшләсә дә, Григорий православие дини мәгарифен оештыруга, дини әдәбият нәшер итүгә зур игътибар бирә.
Григорий Казан руханилар академиясендә укытуның һәм фәнни эшчәнлекнең сыйфатын яхшыртуга булышлык итә, аның инициативасы белән миссионерлык бүлеге ачыла, «Православный собеседник» журналы чыга башлый, Соловки монастырендагы китапханәне академиягә тапшыру мәсьәләсе хәл ителә.
Слова и беседы на воскресные и праздничные дни в году, с присовокуплением слов и бесед на некоторые особенные случаи: В 5 т. СПб., 1850–1859;
Житие Святителей и Чудотворцев Гурия, Архиепископа Казанского и Варсонофия Тверского. СПб., 1853;
Истинно древняя и истинно православная Христова церковь. Изложение в отношении к глаголемому старообрядству: В 2 ч. СПб., 1854.
Знаменский П.В. История Казанской духовной академии за первый (дореформенный) период её существования (1842–1870): В3 вып. Казань, 1891–1892;
Знаменский Ф. Высокопреосвященный Григорий // Церковные ведомости. 1910. № 24.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.