Биографиясе

1786 еллар тирәсе, Мәскәү губернасы, Кашира өязе Городище авылы — 1852 елның 23 октябре, Тверь губернасы Калязин шәһәре.

Троица-Сергий семинариясен тәмамлаганнан соң (1808), шунда эшли, чиркәү хорының регенты була. 1809–1814 елларда Санкт-Петербургта Александр Невский руханилар училищесендә укыта, 1814 елның мартыннан ректор, бер үк вакытта, 1812 елдан, Петербург руханилар семинариясендә эшли. Ярославль руханилар семинариясе ректоры, 1816 елдан Чернигов руханилар семинариясе профессоры.

1817 елдан Казанда: Казан руханилар академиясе (1818 елдан — семинария) ректоры, бер үк вакытта, 1819–1813 елларда, Казан университеты профессоры.

Үзенең хезмәт хакының күп өлешен семинарияне яхшырту өчен сарыф итә: аерым алганда, Спас-Преображение монастыре тулай торагына флигель төзетә.

Феофан Казанда чиркәү композиторы булып җитешә.

1832 елдан Донской ставропигиаль монастыре (Мәскәү), 1850 елдан Чернигов епархиясендәге Нежинский Назарет-Богородичный ирләр монастыре, шул ук елда берничә айдан соң Тверь епархиясендә Троица Макарий монастыре башлыгы була.

Дин гыйлеменә караган хезмәтләр, православие дине гыйбадәтләре вакытында хәзер дә башкарыла торган чиркәү музыка әсәрләре авторы.

2 нче дәрәҗә Изге Анна, 3 нче дәрәҗә Изге Владимир орденнары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Собрание поучительных слов на Господские и Богородичные праздники. М., 1841; 

Собрание поучительных слов на воскресные дни: В 2 т. М., 1849.

Әдәбият

Смирнов А.П. Архимандрит Феофан, церковный композитор. К., 1909; 

Голубцов С. Церковный композитор архимандрит Феофан (к 150-летию со дня смерти) // Моск. журн. 2002. № 12.