Эчтәлек

1968–1972 елларда А.Х.Халиков һәм П.Н.Старостин җитәкчелегендә Татарстан археологик отряды составында эшли. Төркем составына Р.С.Габәшев, Е.П.Казаков, М.Г.Косменко, Р.Н.Баһаветдинов, О.Н.Евтюхова һ.б. керә.

Түбән Кама экспедициясендә катнашучылар тарафыннан 10 мең м2 тан артыграк мәйданда культура катламы ачыла, 100 дән артык яңа археологик истәлек ачыклана, мезолит, неолит, энеолит чорларына (Актаныш районының элекке Татар Әҗбие авылы янында), бронза гасырга (Актаныш районының Уразай авылы янында) нисбәтле туктаулыкларда һ.б.да казулар уздырыла. Шулай ук Буралы курган культурасы һәм Чиркәскүл культурасы, урта гасырлар болгар торулыклары, Такталачык комплексы истәлекләре тикшерелә.

Әдәбият

Отчёты НижнеКамской археологической экспедиции. М., 1972. Вып. 1; Древности Икско-Бельского междуречья. К., 1978; 

Казаков Е.П. Памятники болгарского времени в восточных районах Татарии. М., 1978; 

Об исторических памятниках по долинам Камы и Белой. К., 1981; 

Археологические памятники Восточного Закамья. К., 1989.                 

Автор — Е.П.Казаков