Биографиясе

1842 ел, Калуга шәһәре – 1894 елның 22 сентябре, Казан шәһәре.

Казан руханилар академиясен тәмамлый (1868), шунда ук эшли, 1885 елдан инспектор. Православие һәм католик чиркәүләрен якынайту тарафдары.

Төп хезмәтләре католик дине кануннарын һәм элгәреге католиклар хәрәкәтен өйрәнүгә багышлана. Хезмәтләре Көнбатыш Европа телләренә тәрҗемә ителә һәм иске католик, англикан чиркәүләре басмаларында дөнья күрә.

Казанда Көнбатыш диннәрен фәнни яктан өйрәнү юнәлешенә нигез сала.

Шәкертләре арасында В.А.Керенский, П.А.Юнгеров бар.

Хезмәтләре

Догмат папской непогрешимости Казань, 1882.

Краткие заметки по поводу загранично-русской апологии папства. Казань, 1889.