Ана затларының озынлыгы 20-25 мм, ата затларының – 10-11 мм. Төсе тонык көрәннән алып кара көрәнгә кадәр. Башкүкрәкнең уртасында һәм кырыенда кара сызыклары бар. Аяклары аксыл, кара төстәге боҗралы. Корсагы озын, өске өлешендәге ак таплар әвернә сурәте хасил итә (исеме шуннан).

Урман төре. Татарстанның барлык территориясендә дә очрый. Лишайниклы һәм мүкле, нарат җиләкле наратлыкларда, чыршылыкларда яши. Ерткыч. Агач һәм куак ботаклары, кайвакыт биек үлән сабаклары арасына тәгәрмәчсыман вертикаль җәтмә үрә, аңа эләккән бөҗәкләр (гадәттә чебеннәр) әвернәле үрмәкүчкә азык булып торалар. Аталану һәрвакыт ана зат җәтмәсендә «туй биюләре» белән уза. Ана әвернәле үрмәкүч 5-6 кузы сала, аларның һәркайсында 15 тән алып 1 меңгә кадәр йомырка була. Ешрак йомыркалар яки кузыдагы нимфалар, сирәгрәк – җенси җитлекмәгән үрмәкүч кышлый. Язын яшь үрмәкүчләр кузыдан чыга, башта төркемләп яшиләр, ә аннары, таралып, ау җәтмәләре үрә башлыйлар.