Дөнья фаунасында 300 гә якын төре исәпләнелә, аларның күбесе тропикларда; кайберләре ачык океаннарда яши. Россиянең Европа өлешендә 23, Татарстанда 3 төре билгеле.

Каты япмалы суүлчәр (Gerris thoracicus) күл тибындагы сулыкларны өстен күрә. Суда яши, аның өслеге буйлап арткы һәм урта аякларында тиз шуыша, алгы аякларын корбанын эләктерү өчен куллана. Ерткычлар. Су өслегеннән очып баручы вак бөҗәкләрне аулый, җитез генә сикереп аларны тота; шулай ук дафнияләр, озынборын һ.б. бөҗәк личинкалары белән туена, аларны исә озын хортумчыгы белән эләктерә. Яр буе үсемлекләре арасында коры җирдә кышлый.