Нигездә, уртача зурлыкта яки зур (5-18 мм), гәүдәсе тыгыз капламлы, гадәттә, коңгырт төстә. Корсагы еш кына ромбсыман, кырыйлары өске канатлары белән капланмаган. Күбесенчә кузаклылар, оешма чәчәклеләр, кыяклылар һәм башка үсемлекләрнең генератив органнарының согы белән туена. Күп кенә төрләре люцернаны зарарлый.

Кайбер төр ромблылар личинкаларының үзенчәлекле саклану ысулы бар: куркыныч килгәндә, алар аркаларын исле биз сыекчасы белән юешлиләр; биз сыекчасы парга әйләнә, һәм бөҗәкләр саклану тышчасы белән капланган кебек булалар. Татарстан территориясендә 80 гә якын төре бар. Бөтен җирдә диярлек таралганнар.

Кузгалак кандаласы (Coreus marginatus) – гадәти төр, озынлыгы 12-15 мм, кузгалакта һәм башка карабодайчаларда яши.