25 төре билгеле, Евразия, Төньяк Америка, Төньяк-Көнбатыш Африкада, Австралиядә таралганнар.

ТР территориясендә бер төре — гади үрмәләч (S. europaea) бар. Яфраклы һәм катнаш урманнарда, шулай ук парк һәм бакчаларда очрый. Утрак һәм күчеп йөрүче кош.

Гәүдәсенең озынлыгы 13–16 см, авырлыгы 19–25 г. Каурый капламы куе, йомшак, аркасы зәңгәрсу, бүксәсе ак, ян-яклары ачык җирән, канатлары һәм койрыгы коңгырт төстә. Күзе турысыннан башы буйлап кара буй уза. Томшыгы озын, конуссыман, көчле. Койрыгы кыска, туры. Аяклары кыска, көчле. Үрмәләч озын, киң итеп аерылган бармаклары ярдәмендә агач кайрысында нык торалар һәм кәүсә әйләнәсе, ботаклар буенча аска, өскә җитез үрмәлиләр. Оясын агач куышында кора, анда керү юлын балчык белән сылап куя. Көрән-кызгылт тимгелле 5–8 ак йомырка сала. Бөҗәкләр (кырмыска, кандала, күбәләкләр һәм аларның гусеницалары, филчекләр һәм башкалар), үрмәкүчләр, шулай ук орлыклар һәм тыгыз тышчалы чикләвекләр белән туклана.