390 төре билгеле, Австралиядән тыш, барлык континентларда да яшиләр.

ТР территориясендә 3 төре – гади әрлән (Cricetus cricetus) республиканың барлык территориясенә таралган; соры әрлән (Cricetulus migratorius) Идел алды һәм Кама аръягы төбәкләрендә; Эверсман әрләне (Allocricetulus eversmanni) Кама аръягының көнчыгыш районнарында очрый. Коры үзәнлек болыннарда, урман буйлары, юл кырыйлары, бакчалар һәм яшелчә кишәрлекләрендә яшиләр.

Гәүдәсе 22 см га, койрыгы 10 см га кадәр озынлыктагы, 650 г га кадәр авырлыктагы вак кимерүчеләр. Таза гәүдәле, юан муенлы, очлы башлы. Мехы тыгыз, шома, аз гына ялтырый. Аксыл соры яки көрән сорыдан алып куе коңгырт төсләрдә булырга мөмкин.

Соры әрләннәрнең гәүдәсе 13 см дан артмый һәм сырты куе соры, корсагы аксыл яки соргылт була.

Эверсман әрләне гади әрләннән өстенең җирән коңгырт, корсагының ак төстә булуы һәм күкрәгендә кара таплар булуы белән аерыла. Җир өсте хайваннары. Ялгыз яшиләр, шактый катлаулы өн казыйлар. Әрләннәр өннәрен чыгу урынындагы туфрак өеменнән белү җиңел, анда гадәттә кибәк һәм чүп-чарлар сибелгән була. Эңгер-меңгер вакытта һәм төнлә активлар. Кышын йокыга талалар. Март ахырында – апрельдә уяналар. Ана әрләннәр елына 2 оя – 3-18 әр бала тудыра. Үләнчел үсемлекләр һәм аларның орлыклары белән туклана. Кышка запас әзерли. Кыр һәм бакча культураларына зарар китерәләр. Елак карчыгалар, ябалаклар, козгыннар һәм башка кошлар, шулай ук көзән һәм ас – әлеге кимерүчеләрнең куркыныч дошманнары.

Эверсман әрләне һәм соры әрлән ТРның Кызыл китабына кертелгән.