200 гә якын төре билгеле. Башлыча тропик һәм субтропикларда таралганнар.

ТР территориясендә 3 төре: күк карга (Coracias garrulus), гади яр чыпчыгы (Alcedo atthis), сары корташар (Merops apiaster) бар. Оя коручы күчмә төр. Апрель ахырыннан октябрьгә кадәр очрый. Гәүдә төзелеше тыгыз. Ачык төстә, чуар, металлсыман ялтыравыклы. Башы зур. Томшыгы туры яки аз гына аска таба бөгелгән. Тәпиләре көчсез, дүрт бармаклы. Җенси һәм олыгаю диморфизмы бик сизелми. Ракшасыманнар аерым парлар яки колония булып яшиләр. Моногамнар. Агач куышларына, өннәргә оялыйлар. Ялтыравыклы 4-10 ак йомырка салалар. Эре бөҗәкләр, сирәк кенә җир-су хайваннары, сөйрәлүчеләр, вак балык белән тукланалар. Ракшасыманнар елга 2 тапкыр йоннарын коялар: яз башында (тулысынча) һәм көзен (өлешчә).

Барлык төрләре дә ТРның Кызыл китабына кертелгән.