100 меңгә якын төре билгеле, Татарстан территориясендә якынча 6 мең.

Гәүдәсенең озынлыгы 0,3–50 мм. Парканатлыларның үзенчәлекле билгесе — бер пар элпәле канатлары, аларның җепселләре төрле һәм систематикада бу мөһим критерий булып тора. Кайбер паразит формаларда канатлар өлешчә яки тулысы белән үсеш алмаган. Башлары бик хәрәкәтчел, аваз аппараты чәнчү, чәнчү-кисү яки ялау тибындагы хортумчык, кайвакыт бөтенләй үсеш алмаган. Күкрәк өлеше тыгыз тоташкан 3 боҗрадан тора. Арткы күкрәкнең арка ягында бызылдавыклар (чукмарсыман органнар) — сизү, юнәлеш һәм тигезлек саклауны тәэмин итүче икенче пар канат гомологлары бар. Корсагы утырма, кайвакыт сабакчалы, күренеп торучы 4–10 сегменттан тора. Аларның соңгылары ата затларда копуляция органына әйләнергә мөмкин, ана бөҗәкләрдә гәүдә эченә тартылучы күкәй салгыч хасил итәләр. Личинкалары суалчансыман, аяксыз, озынча, кайберләрендә баш капсуласы яхшы үскән, кайвакыт бөтенләй үсеш алмаган. Курчаклары өстәмә капламнарсыз яки ялган кузыда (пупарийда).

Парканатлылар соңгы триас чорыннан ук билгеле, бөҗәкләрнең зур һәм күп өйрәнелгән отряды, ул исә өч асотрядка бүленә: озын мыеклылар — Nematocera (мыекча буыннары алтыдан да ким түгел) — черкиләр, яңгыравык озынборыннар, юешчәләр; кыска мыеклылар — Brachycera (мыекчалары өч буынлы) — кигәвеннәр, ктырьлар, безелдәвек чебеннәр; түгәрәк боҗралылар — Cyclorrhapha (олы бөҗәк пупарийдан чыкканда, ул түгәрәктәге боҗра буенча ачыла) — аларга бөтен чебеннәр керә.

Күпчелек парканатлыларның җитлекәннәре нектар һәм серкәләр белән туена һәм шул рәвешчә үсемлекләрне серкәләндерә.

Күп төрләре канэчкеч, кайберләре — ерткыч (бөҗәкләр белән туеналар).

Парканатлылар арасында кешедә (бүлмә чебене, бизгәк озынборыны, кигәвеннәр һ.б.) һәм хайваннарда (кигәвеннәр, көзге усал чебен һ.б.) авыру таратучылар бар.

Күп кенә Парканатлыларның личинкалары (озынаяклар, Гессен чебене һ.б.) — үсемлекләр өчен куркыныч корткычлар. Вольфарт чебене личинкалары кеше тукымасында үсеп миаз авыруын («кортлы авыру») китереп чыгара; авыл хуҗалыгы хайваннарында паразитлык итүче тире асты һәм ашказаны бөгәлчәннәре терлекчелеккә зыян китерә.