- РУС
- ТАТ
(Удалов Иван Иванович), дин эшлеклесе
1886 елның 5 апреле, Уфа шәһәре – 1937 елның 2 декабре, Казан.
Казан руханилар академиясен тәмамлый (1910), 1910 елдан монахлыкта.
1912–1918 елларда Казан Спас-Преображенье монастыре игумены һәм Казан миссионерлык курсларын күзәтүче.
1918–1920 елларда Чистай епискобы Анатолий (Грисюк) белән бергә Казан епархиясенә идарәчелек итә.
1920–1921 елларда Мамадыш епискобы.
1921–1924 елларда берүзе Казан епархиясен җитәкли, «яңартучыларга» каршы кискен каршы чыга.
1924 елда мәҗбүри рәвештә Мәскәүгә китерелә һәм кулга алына, 1926 елда Красноярск краена сөрелә.
1929–1931 елларда Мари автономияле өлкәсенең Козьмодемьянск шәһәрендә сөргендә яши.
1931 елда кулга алына, 1932 елда Казандагы Хак православие чиркәве эше буенча 3 елга лагерьга хөкем ителә, 1934 елда лагерьда хөкүмәткә каршы агитация алып баруда гаепләнә, җәза үтәү вакыты 2 елга озайтыла.
1936 елдан Казанда, Ярославль могҗиза тудыручылар чиркәвендә хезмәт итә.
1937 елның ноябрендә кулга алына, репрессияләнә; үлгәннән соң аклана.
Журавский А.В. Епископ Чистопольский Иоасаф (Удалов) как последователь митрополита Казанского Кирилла // Ежегодная богословская конференция Православного Свято-Тихоновского института: Материалы 1992–1996 гг. М., 1996;
шул ук. Жизнеописания новых мучеников Казанских: год 1918-й. К., 1996.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.