Дөнья фаунасында 4000 гә кадәр, Татарстан территориясендә 60 тан артык төре исәпләнә. Бөтен җирдә яшиләр. Канат сеңерчәләнүе нык кыскарган һәм озын мыекчалы (8–30 буынчыклы) вак (1–5 мм) чебенчекләр. Олы оры чебеннәре, гадәттә, тукланмыйлар, 20 көнгә кадәр яшиләр. Ана затлар 500 гә кадәр үтә күренмәле, орчыксыман күкәйләр сала, алардан исә 1–4 мм зурлыктагы личинкалар чыга. Уңайсыз шартларда диапаузага талалар (берничә атнадан берничә елга кадәр). Личинкалары да, курчаклары да (кузыда) кышлый. Туену ысулы буенча личинкаларны түбәндәге төркемнәргә бүләләр: мицетофаглар – мицелийларда һәм чери торган үсемлек калдыкларында җитлегәләр, фитофаглар –үсемлек тукымаларында туеналар, орылар (исеме шуннан) барлыкка китерәләр һәм зоофаглар – паразитлык итүче яисә оры фитофагларын һәм гөбләләрне юк итүче ерткычлар. Фитофаглардан икмәк озынборыннары (Stenodiplosis) – талкыш, тары, төлкекойрык һәм кыяклылар чебенчекләре (Mayetiola) – гессен, солы, йонча чебенчекләре аеруча куркыныч. Алар бодай, арыш, солы, арпа башакларын зарарлыйлар. Шулай ук бакча (груша һәм кура җиләге озынборыннары, карлыган оры чебене), яшелчә (кузак озынборыны, әвернә чәчәкле оры чебене) культуралары һәм урман агачлары (каен, тал, нарат оры чебене) корткычлары да куркыныч. Ерткычлардан гөблә оры чебене (Monobremia subterranea, Aphidoletes aphidimiza, A. urticariae) зур гамәли әһәмияткә (авыл хуҗалыгы культуралары корткычларына каршы биологик көрәш) ия.