4 меңгә якын төре билгеле. Колониаль, күбесенчә диңгез хайваннары.

Зооид затның озынлыгы 1 мм тирәсе, бөтен колониянеке – берничә см га кадәр. Колонияләр тәңкә, калак рәвешендә куакчыл, кабыксыман булырга мөмкин.

Кайбер затлар кармавычлы таҗ урнашкан алгы (полипид) һәм саклагыч кутикула белән капланган капчыксыман арткы (цистид) бүлекләрдән тора. Авыз әйләнәсендә дугасыман яки түгәрәк лофофорда урнашкан кармавычлар таҗы – мүкчәләрнең төп үзенчәлеге. Колониядәге затларның күпчелеге саклагыч функция үти.

Мүкчәләр – икенчел куышлыклы хайваннар. Ашкайнату системасы элмәксыман, тышкы яктан лофофор төбендәге аналь ачыклык белән ачыла. Нерв системасы йоткылык яны ганглийлары рәвешендә һәм аннан таралучы нервлардан тора. Кан, сулыш, бүлеп чыгару системалары юк.

Гермафродитлар. Колонияләрнең үсеше җенессез, бөреләнеп үсү хисабына бара. Төче су мүкчәләре шулай ук «эчке бөреләр» – статобластлар барлыкка килү юлы белән дә үрчергә мөмкин, алар исә көзен формалашалар һәм кышлыйлар. Төче су мүкчәләренең колонияләре, нигездә, кыш башланыр алдыннан үләләр. 

Татарстан территориясендә 3 төре бар.

Сырлы бүрекчә (Cristatella mucedo) суалчансыман колония булып яши, субстратка ныклап берекмәгән, акрын гына шуышырга сәләтле. Колонияләрнең тышчасы желатинлы, койкасыман. Зооидлар суырыла алмый, лофофор дагасыман, статобластлар чәнечкеле һәм ыргаклы түгәрәк формадан тора.

Йомгаксыман мүкчәләрнең (Plumatella fungosa) – кайвакыт бик зур тыгыз көрән төстәге йомгаклар рәвешендәге колонияләре төрле су асты предметларына урнашалар, шул исәптән суүткәргечләрдә билгеле бер зыян салып яшиләр. Көпшәләрнең кутикуласы хитинлашкан, зооидлар цисталар эченә суырылып керә, статобластлар һава камералы һәм тышкы ыргакларсыз.

Шуышма мүкчәләр (P. repens) – ятып үскән тармаклы көпшәләр рәвешендәге колония, субстратка ныклап берегә. Көпшәләрнең кутикуласы хитинлашкан, зооидлар эчкә суырыла ала, статобластлар 2 төрле: утырма түгәрәк һәм озынча вак түгәрәк, нык хитинлы кутикула белән капланган иркен йөзүчеләр.

Мүкчәләр суларның химик токсиннар белән пычрануына бик сизгер.

Мүкчәләр