Гәүдәсе 16–20 мм озынлыкта. Канат җәеме 40–50 мм, читләре тешле. Канат өсте куе кызыл төстә, кара һәм сары таплы, кырыйлары ураксыман зәңгәр таплар төшкән кара каймалы. Канатының аскы ягы кара көрән.

Европа һәм Азиянең уртача киңлекләрендә таралган. Парк, кыр, урман буйларында яши.

Татарстан территориясендә көндезге күбәләкләр арасында иң иртә күренүчеләр, кар эреп ачылган урыннар күренү белән — урман буйларында, ә шәһәр һәм поселокларда тагын да иртәрәк оча башлыйлар. Кычыткан күбәләген, гадәттә, язгы кояш нурлары төшкән һәм җылыткан урыннарда күрергә мөмкин.

Елга 2 буын бирә. Кычытканның яшь ботакларына ана затлар, тыгыз өем итеп, 50–100 әр йомырка салалар, аннан соң үләләр. Яшь гусеницалар кара төстә. Башта кычыткан яфракларында һәм ботакларында, зур төркем булып, пәрәвезсыман ояларда яшиләр; үсә төшү белән, күрше үсемлекләргә үрмәли башлыйлар, төсе кара таплы аксыл яшел төскә кадәр үзгәрә. Курчаклары кызыл-көрәннән кара төскә кадәр, ян-яклары перламутр ялтыравыклы. 1 нче буын күбәләкләре май ахырыннан июль башына кадәр оча, 2 нче буын күбәләкләре август уртасында күренә, салкыннарга кадәр көз буе очалар, йорт подвалларында, түшәмнәрдә кышлыйлар.