43 төре билгеле, Евразия, Төньяк Америка, Төньяк-көнбатыш Африкада таралган. Диңгез, елга һәм күл ярлары буенда яши. ТР территориясендә 5 төре очрый.

Гәүдәсенең озынлыгы 20–50 см, авырлыгы 600–700 г. Канатлары озын, очланган. Койрыгы уемлы. Томшыгы нәзек, озын. Аяклары кыска, көчсез. Алгы бармаклары арасында зур булмаган йөзгеч ярылары бар.

Елга крачкасы зур һәм уртача елгаларның комлы сайлыкларында һәм утрауларында колонияләр булып оялый; кече крачка — оя коручы күчмә төр. Сусаклагычлар төзелгәннән соң сирәк күренә; ике төре дә аксыл төстәге каурый капламы һәм башындагы «бүрекчеге» белән үзенчәлекле.

Кара крачка, колонияләр булып, үсемлекләр күпләп үскән күл һәм сазлыкларда, еш кына акчарлаклар белән бергә яши.

Ак канатлы крачка — ак койрыклы, аксыл-соры канатының алгы чите ак, үсемлекләр күпләп үскән күлләрдә, түмгәкле сазлыкларда оялый, Ык елгасы түбәнлекләрендә колонияләр хасил итә.

Ак яңаклы крачка аксылрак төсе, ак яңагы һәм ияге белән аерыла. Республика территориясеннән әлеге төр ареалының төньяк чиге уза.

Крачкалар күбесенчә үсемлекләр күпләп үскән зур күлләрдә һәм сусаклагыч ярлары буенда яши. Бу кошлар берничә дистә пар булып оялый, еш кына башка Крачкалар белән бергәләп колонияләр хасил итә. Майдан августка кадәр очрый. Кара тимгелле 2–4 көрән кызыл яки коңгырт-көрән йомырка сала. Кош балалары июнь–июль башында чыга. Вак балыклар, кысласыманнар, бөҗәкләр белән туклана.

Кече крачка һәм ак яңаклы крачка ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Кече крачка

Ак яңаклы крачка