3 меңнән артык төре билгеле, Россиядә — 200 дән артык, шуның 50 гә якыны — урман хуҗалыгына һәм бакчачылыкка зарар китерүче корткычлар.

Олы коңгызлар 0,8–8 мм озынлыкта, цилиндр рәвешендәге озынча гәүдәдән тора, буынлы мыекчыкларның чукмарлары ачык беленә, аяклары кыска һәм юка тәпиле. Күп кенә төрләрнең өске канатлары агач чүбен ташлау өчен җайлашып, очлары батып кергән, читләре тешле булган батынкылыклар барлыкка китерә. Личинкалары ак төстә, аяксыз, С-сыман бөгелгән кыска юан гәүдәле, хитинлашкан зур башлы. Күпчелек төрләре елга 1 буын, сирәк кенә 2 буын бирә. Моногамик парларда (ата һәм ана зат) кайрыны ана зат кимереп тишә, аннан соң аның янына ата зат очып керә. Полигамия очрагында (ата зат һәм берничә ана зат) кайрыда киң куыш кимереп тишү ата зат өлешенә туры килә, соңыннан анда берничә ана зат керә; кушылудан соң һәрберсе яңа юллар кимереп тишә.  Юлның стенкасына салынган йомыркалардан личинкалар чыга, алар исә берничә киң камера («курчак бишеге») белән тәмамланган личинка юлларын салалар.

Шулай итеп, «кабыгашар оясы» барлыкка килә, аның формасы буенча һәм зарарланган агачның токымына карап, кабыгашарларның төрен ялгышмыйча билгеләргә мөмкин. Кисмәннәрдән аермалы буларак, кабыгашарлар зәгыйфь һәм яңа ауган агачларны зарарлый. Яшәү урынына карап, аларны кабык астында (төчлегәннәр, юкәрашарлар, типографлар), үзагачта (үзагачта юллар сала) һәм ябылдашта (ботакларны кимереп, агач кәүсәләренә һөҗүм итәләр һәм, шул сәбәпле, агачлар нык кына зәгыйфьләнә) яшәүчеләргә аерып йөртәләр. Үзагач кабыгашарлар личинкалары үзагач белән түгел, ә куышларга ана затка ияреп кергән гөмбә җепселләре (гифлары) белән туена.

Татарстан территориясендә кабыгашарлар фаунасы аз өйрәнелгән. Аерым агач токымнарының аеруча куркыныч үзенчәлекле корткычлары турында гына мәгълүматлар бар, алар арасында каен төчлегәне (Scolytus ratzeburgi jans.), имән төчлегәне (S. Intricatus), зур нарат юкәрашары (Blastophagus piniperda L.), зур чыршы юкәрашары (Dendroctonus micans Kug.) бар.