Сайланып куелган һөнәрчеләр башлыгыннан (ел саен Казан һөнәрчеләре җәмгыяте җыелышында сайлана), цех старшиналарыннан һәм антлы һөнәрче маклердан тора. Казан шәһәр магистратына буйсына.

Идарәнең вазифалары: һөнәрчеләрнең осталыгын бәяли; осталарга өйрәнчекләр билгели һәм ала; дисциплинар хакимияткә ия булган хәлдә, цехларга терки һәм алардан чыгара; Казан һөнәрчеләр җәмгыятендә акча җыюга һәм җәмгыять әгъзаларының үз йөкләмәләрен үтәүләренә күзәтчелек итә; һөнәрчеләрнең ятим балаларына һәм тол хатыннарына ярдәм күрсәтә; өйрәнчекләргә һәм оста ярдәмчеләренә күзәтчелек итә һәм аларның хуҗалар белән үзара мөнәсәбәтләрен җайга сала.

Идарә карамагында шулай ук Казан һөнәрчелек цехларының гаилә исемлеген төзү дә була: 1873 тә анда 1733 гаилә теркәлә. Казанда Казан һөнәрчеләр идарәсенә барлыгы 7 цех: икмәк пешерү (1887 дә аның составына 133 оста, 430 эшче, 124 өйрәнчек керә; еллык товар әйләнеше 683 мең сум тәшкил итә); көмешчелек (85 оста, 230 эшче, 142 өйрәнчек; 212 мең сум); аяк чолгавы тегү (183 оста, 754 эшче, 413 өйрәнчек; 409 мең сум); итек тегү (100 оста, 480 эшче, 183 өйрәнчек; 210 мең сум); балта эшләре (110 оста, 589 эшче, 231 өйрәнчек; 280 мең сум); тимерчелек (80 оста, 286 эшче, 153 өйрәнчек; 134 мең сум); мич чыгару (31 оста, 132 эшче, 80 өйрәнчек; 44 мең сум) цехлары була.

1887 елда 7 цехта барлыгы 722 оста (1893 тә — 989), 2921 эшче (3088), 1326 өйрәнчек (1223) эшли.

Гомуми товар әйләнеше 1973 мең сум (1893 тә — 1576 мең сум) була.

Автор — Л.М.Айнетдинова