Гәүдә озынлыгы 15 мм га кадәр, яссыланган, төкчәләр белән капланган. Гәүдәнең тышкы капламы йомшак (исеме шуннан). Төсе кара, кызгылт-көрән яки металлсыман яшел. Кайбер төрләрнең ана затларында өске канатлары юк. Мыеклары җепсыман яки пычкысыман.

3 меңнән артык төре билгеле, РФдә – 200 гә якын, Татарстан территориясендә – 100 ләп.

Аеруча коңгырт йомшактәннәр (Contharis fusca) еш очрый. Гәүдә озынлыгы 11-15 мм, кара төстә; башының алгы өлеше, мыек урыны һәм корсак өлеше сары-кызыл; гадәттә, аркасының ян кыры уртасында кара тап бар; аяклары тоташ кара. Коңгызлар җәй башында күренә башлый, чәчәкләрдә еш очрый; кортлары туфракта, сирәк кенә агач кайрысы астында яшиләр. Ерткычлар. Бөҗәкләр белән тукланалар. Корбаннарын казналыклары белән тотып алалар да тукымаларны эретә торган ферментлар кертәләр, аннары сыек азыкны суыралар. .