Җир шарында 3 отрядка: койрыксызлар, койрыклылар һәм аяксызларга кергән 4 меңнән артык төре исәпләнә. Антарктидадан кала җир йөзенең барлык өлешендә таралган.

ТР территориясендә 11 төр, шуның 2се – җир-су хайваннарының койрыклылар отрядына (тритоннар), 9ы койрыксызлар отрядына (су «үгезләре», җир бакалары, гөберле бакалар, бакалар) керә.

Җитлеккән организмнарның ике пар аягы бар. Тиресе шәрә, лайлалы, мөгез катламы (тәңкә, төк, каурый, чәч) юк. Скелеты тулысынча сөякләнми. Җитлеккән җир-су хайваннарында сулыш органнары булып капчык рәвешендәге үпкә хезмәт итә (личинкалар саңаклары белән сулый), шулай ук сулыш алуда билгеле бер рольне кан тамырлары күп булган лайлалы куышлык һәм юка тире үти. Йөрәге өч камералы. Бүлеп чыгару органнары булып гәүдә бөерләре хезмәт итә. Җир-су хайваннары коры җирдә гәүдәсен күтәреп хәрәкәт итә. Җенси яктан 3-4 яшендә өлгерә. Яшәү рәвешләре буенча су һәм җир өсте хайваннары. Суга уылдык чәчеп үрчиләр, тереләй туу һәм уылдыкны ана япмаларында (пиплар) һәм аталарның авыз куышлыгында (ринодермалар), оя сумкасында йөртү (сумкалы агач бакалары) дә очрый.

Җир-су хайваннары – экосистеманың мөһим компонентлары, күпләгән умырткасызларның санын җайга салалар, кошлар, имезүчеләр, балыклар һәм башкалар өчен азык булып хезмәт итәләр.

3 төре (сырлач сыртлы тритон, кызыл корсаклы су «үгезе», соры гөберле бака) ТРның Кызыл китабына кертелгән.