5 меңгә якын төрне үз эченә алучы күп кенә ассемьялыкларны берләштерә: хрущлар (Melolonthinae), шелковка (Sericinae), хрущики (Rutilinae), корнегрызки (тамыр кимергечләр) (Rizotroginae) һәм башкалар. БДБ илләрендә якынча 240 төре билгеле.

Татарстан территориясендә көнчыгыш май коңгызы (Melolonsa hippocastani) һәм бакча хрущигы (Phyllopertha horticola) киң таралган.

Ара-тирә болын хрущигы (Anomalia dubia), җирән шелковка (Serica brunneas) — Раифа урманында (Яшел Үзән районы), мәрмәр хрущ яки июль хрущы (Pobyphylla fullo) — «Түбән Кама» милли паркында (Алабуга һәм Тукай районнары).

Гәүдәсенең озынлыгы 4–60 мм, көрән, кара яки сары төстә, кайвакыт металлсыман ялтыравыклы, төкчәләр яки тәңкәчекләр белән капланган. Очу чорында (майдан августка кадәр) ана затлар җиргә күмеләләр, күкәй (20–80) салалар, аннары үләләр. Личинкалары үсемлек тамырлары, черүче агач, черемә белән туена.

Коңгызлар агач һәм куак яфракларын, үләнчел үсемлекләрне ашый; авыл хуҗалыгы культураларына, аеруча май коңгызлары зыян китерә.

Мәрмәр хрущы ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).