Һәр җирдә киң таралган. 3000 ләп төре бар, ТРда 50 гә якын төре мәгълүм.

Озынлыгы 3-7 мм. Башы йомрырак, күзләре бөресыман, мыеклары озын, кыска хортумлы. Күкрәк өлешендә корсагыннан аз гына кечерәк озынча канатлары, нәзек озын аякларында типкеләре бар. Гөмбә чебеннәренең күп төрләре кышлый. Аларны җепшек көннәрне кар өстендә күреп була. Уңайлы шартларда тулы 5 буынга кадәр үсәргә, ел дәвамында, кайбер төрләре хәтта кар астында да күкәй салырга мөмкин. Личинкалары (гөмбә «кортлары») туфрак яки теләсә нинди субстрат 14°С ка кадәр җылынганда гына үсә, нигездә, гөмбә (мицелий белән дә, үрчү өлеше белән дә), коелган яфраклар һәм черегән үсемлекләр белән тукланалар.

ТРда Mycetophila (20 гә якын төре), шул исәптән M. fungorum, M. guttata, M. sigillata ның һәр төре еш очрый.