- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Кылна елгасы бассейнында, Тәтеш шәһәреннән 37 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
1920 елларда нигезләнә.
Нигезләнгән вакыттан – ТАССРның Буа кантоны Олы Тархан волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.
Хәзер – Киртәле авыл җирлегендә.
Күмәкләштерү чорыннан – «Новый путь» колхозында (үзәк утары – Киртәле авылы), 1944 елда мөстәкыйль «Красный восток» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда – «Новый путь», 1961 елдан, исеме үзгәртелеп – «Красное знамя» (1980 елларда үзәк утары – Кадыш авылы) колхозлары, 1995–2006 елларда «Красное знамя» күмәк предприятиесе эшли.
Авылдан көньяк-көнчыгыш тарафта «Чуртан таулары» табигать истәлеге урнашкан.
Авыл янында археология истәлеге – «Красный Восток» авыллыгы (Имәнкискә культурасы) табыла.
1938 елда – 118,
1958 елда – 112,
1970 елда – 117,
1979 елда – 99,
1989 елда – 54,
2002 елда – 24,
2010 елда – 11,
2021 елда – 4 кеше (мордвалар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.