Якынча 4 мең, Россиядә — 1 мең тирәсе, Татарстан территориясендә берничә йөз төре билгеле.

Гәүдәсенең озынлыгы 2–15 мм, соргылт-көрән яки кара төстә. Олы затлар чәчәк нектары белән, аксым һәм шикәр булган төрле калдык-постыкларда туеналар, кайберләре канэчкечләр (көзге усал чебен). Яшәү рәвешләре буенча личинкалары төрле: үсемлек белән туенучылар үсемлек тукымаларында яшиләр; сапрофаглар — чери башлаган органик хайван һәм үсемлек калдыкларында (чери башлаган үсемлекләр, тирес, кеше фекалияләре һәм башка шундый); ерткычлар үзләре белән бергә шул мохиттә яшәүче башка бөҗәкләрнең личинкаларына һөҗүм итәләр.

Кайберләре — вакытлыча яки даими паразитлар, чәчәк чебеннәре (Anthomyinae) ассемьялыгының аерым вәкилләре — үсемлек корткычлары.

Кәбестә чебене кәбестә тамырларын һәм башка әвернә чәчәклеләрне зарарлый; суган чебененнән суган зыян күрә; чөгендер чебене чөгендер яфракларын тишкәли.

Күп кенә төрләре — синантроплар (кеше янында яшиләр). Аларга бүлмә чебене, кече бүлмә чебене, өй чебене һәм башка чебеннәр керә, бу бөҗәкләр кешедә йогышлы, аеруча эчәк авыруларын (дизентрия, корсак тифы) тудыручыларны йоктыручылар булырга мөмкин.