Синантроп төр, космополит.

Гәүдәсе 7-8 мм озынлыкта, соры төстә, күкрәгендә 4 буй полосасы бар, түше өстән тонык кара, астан саргылт рәсемле. Уртача киңлекләрдә бүлмә чебене елына якынча 9 буын бирә. Яшәү циклының дәвамлылыгы, тышкы мохиттәге температура һәм башка факторларга бәйле рәвештә, 10 нан алып 45 тәүлеккә кадәр. Ана чебен үз гомеренең 2,5 ае эчендә 600 дән алып 2 меңгә кадәр йомырка сала. Бер салганда уртача 120 йомырка (озынлыгы 1-1,2 мм) була; алар 8-50 сәгать үсә. Бүлмә чебененең личинкалары (озынлыгы 13 мм га кадәр) ак төстә, эчәктән тыш аш кайнату үзлегенә ия. Алар азыкка аш кайнату сыекчасы бүлеп чыгаралар һәм ярым эшкәртелгән азыкны суыралар. 3-25 тәүлек үсәләр, аннан соң курчакка әйләнәләр. Курчак дәвере 3 тәүлектән берничә айга кадәр (кышлаганда) сузыла. Бүлмә чебене личинка, курчак яки олы бөҗәк (аталандырылган ана чебеннәр) фазаларында кышлый.

Бүлмә чебене күп кенә эчәк авыруларын (корсак тифы, дизентерия, холера) тудыручыларны, гельминт йомыркаларын күчерергә мөмкин.