- РУС
- ТАТ
5 төре билгеле, Евразиядә, Төньяк-көнбатыш Африка һәм Төньяк Америкада таралганнар.
ТР территориясендә бер төре — гади чыелдык кош (С. familiaris) бар. Ылыслы сирәк кенә яфраклы урманнарда яши. Утрак һәм күчмә кош.
Гәүдәсенең озынлыгы 12–15 см, авырлыгы 7–10 г. Аркасы кара көрән чуар һәм ак таплы коңгырт-соры төстә, аскы ягы ак. Канатлары һәм койрыгы коңгырт, аркылы аксыл буйлы. Күзе астыннан башы әйләнәсе буйлап ак буй уза. Томшыгы чагыштырмача озын, нәзек, аска таба бөгелгән, бөҗәкләрне һәм аларның личинкаларын кайры һәм агач кәүсәләрендәге ярыклардан чыгарырга яраклашкан. Агач буйлап кыска сикерешләр белән астан өскә таба хәрәкәт итә, бу вакытта ул кәүсә тирәли спираль сыман әйләнешләр ясый. Оясын агач куышларында, ярыкларда, купкан агач кайрысы артына кора. Мартта парлашулары башлана, шул вакыттан урманда ата кошның сайравы даими ишетелә. Кызгылт-көрән тимгелле 5–7 ак йомырка сала. Нигездә, бөҗәкләр, үрмәкүчләр, кышын шулай ук үсемлек орлыклары белән туклана.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.