7 төре билгеле: 5 төре Төньяк ярымшарда, 1 — Көньяк Американың тропик өлешендә, 1 — Яңа Зеландиядә очрый. ТР территориясендә 3 төре бар: зур чумгалак үрдәк (M. merganser), озын томшыклы чумгалак үрдәк (M. serrator) һәм ак чумгалак үрдәк (M. albellus). Елга һәм күлләрдә яши.

Гәүдәсе нык кына сузынкы, 75 см га кадәр озынлыкта, авырлыгы 0,6–1,4 кг. Томшыгы озын, тар, кырыйлары тешчекле, очында ыргаксыман аска бөгелгән. Башында юка каурыйлы бүрекчә. Бармаклары озын, алгылары элпә белән тоташкан, арткы бармагы киң яссылы. Яхшы йөзәләр һәм чумалар.

Озын томшыклы чумгалак үрдәк зур чумгалак үрдәктән кечерәк гәүдәсе һәм бүксәсенең коңгыртырак төстә булуы белән аерыла. Озын томшыклы чумгалак үрдәк һәм ак чумгалак үрдәк язын һәм көзен очып күченү вакытында аерым пар булып яки зур булмаган төркемнәрдә очрый, зур чумгалак үрдәкнең кайберләре сулыкларның (Урта Кабан, Илләт, Казансу һәм башка) катмый торган участокларында кышлый. Ояларын җирдә, ташлар арасында һәм агач куышларында кора. 8–10 йомырка сала. Башлыча вак балык, ара-тирә вак су умырткасызлары, үсемлекләр белән туклана.

Аучылык спорты объекты.

Ак күзле чумгалак ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Озын томшыклы чумгалак үрдәк