- РУС
- ТАТ
4,6 меңнән артык төре бар, Россиядә – берничә йөз, Татарстан территориясендә 100 дән артык төре билгеле, ләкин төрләр составы җитәрлек өйрәнелмәгән.
Гәүдәсенең озынлыгы 5–25 мм, сары, ак, кызыл яки кара төстәге ачык буй-буй сызыклары яки тимгелләре бар. Кайберләре чагучы элпәканатлыларга: шөпшә, бал корты яки төклетурага охшаган. Чәчәк нектары белән туенулары сәбәпле зур безелдәвек чебеннәр үсемлекләрне серкәләндерәләр; канатлары белән тиз җилпенеп, читкә тиз очып китүләре һәм яңадан үләнчел үсемлек һәм куак чәчәкләренә очып килүләре, һавада озак хәрәкәтсез, элеп куйган кебек тора алулары белән аерылалар. Безелдәвек чебеннәр личинкаларының яшәү рәвеше төрлечә: үсемлек белән туенучылар каткан кабык астында, агач куышларында, үсемлек тукымаларында яши, суган безелдәвек чебеннәр (Eumerus) личинкалары суганчаларны зарарлыйлар, аларның үзәген ашыйлар; сапрофаглар таркалу продуктларына бай булган суда яшиләр. «Күсесыман»нар дип аталучы Eristalis ыругы чебене личинкаларының корсак очында 15 мм га кадәр озынлыктагы сулыш көпшәсе бар; ерткычлары үсемлекләрдә яшеренмиләр, башка тигез канатлыларның личинкаларын һәм гөмбәләрен юк итәләр, кайберләре бөҗәк-ксилофагларның йөрү юлларында, төклетура, кырмыска һәм шөпшә ояларында туеналар.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.