- РУС
- ТАТ
12 төре билгеле, Евразия, Америка һәм Төньяк Африкада таралганнар. Россиядә бер төре – гади байгыш (B.bubo).
ТР территориясендә сирәк очрый, утрак төр. Биек кәүсәле урманнарда, урман үскән чокырларда яши.
80 см га кадәр озынлыкта, ана байгыш 3 кг, ата байгыш 2,5 кг чамасы авырлыкта, канат җәеме 180 см га җитә. Каурыйлары йомшак, кара тимгелләр һәм тар аркылы сызыклары булган җирәнрәк көрән төстә. Башында тырпаеп торган зур кара каурыйлары – «колаклары» бар. Йомры башлы, йөзе яхшы күренә. Зур күзләре алга карый. Аяклары көчле, тулысынча диярлек каурый белән капланган, бармаклары аска бөгелгән очлы тырнаклы. Томшыгы кыска, ыргаксыман кәкре. Башы 270 градуска борыла. Очуы салмак һәм тавышсыз. Март ахыры – апрельдә парлашу чорында үзенчәлекле тавышлары ишетелә. Җир өстендә аулак чокырда оялый. 2-3 ак йомырка сала. Төп азыгы – тычкансыман кимерүчеләр (йомран, әрлән, су тычканнары), бака, балыклар. Байгышның 70 елга кадәр яшәү очраклары мәгълүм.
Озак вакыт аучылык хуҗалыгына зыян китерә дип исәпләнә, кырып бетерелергә тиеш була, шуның нәтиҗәсендә бик сирәгәя.
ТРның Кызыл китабына кертелгән.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.