88 төре билгеле.

ТРда 17 төре: күл акчарлагы (Larus ridibundus), көмеш акчарлак (Larus fuscus), кара крачка (Chidonias niger), кече крачка (Sterna albifrons) һәм башкалар. Сулыкларда (сусаклагыч, елга, күл, буаларда) яшиләр. 9 төре күченү вакытында гына күренә, 8 төре оя кора.

Тыгыз тәнле, йомыркасыман, озынлыгы 17 дән алып 55 см га, авырлыгы 55 г нан 800 г га кадәр. Зур кошлар арасында ак, соры, кара төстәгеләре күпчелекне тәшкил итә. Томшыгы туры, яннан нык кысылган һәм очы ыргактай кәкре. Озаклап очу өчен җайлашкан озын канатлы. Койрыгы киң, кыска. Яхшы йөзә. Каурыйлары тыгыз, суга чыланмый. Утрауларда оя коралар. Ояларын кипкән куралар арасында яки түмгәкләрдә ясыйлар. Ояда 2-3 саргылт-яшел яки кызгылт-көрән йомырка була. Ата һәм ана акчарлак кошлар алар өстендә утырып бәбкә чыгара. Күбесенчә балык, шулай ук бөҗәк, бака, моллюсклар белән тукланалар.

5 төре: карабашлы шаркылдавык акчарлак (Larus ichthyetus), кечкенә акчарлак (Larus minutus), шаркылдык акчарлак (Larus cachinnans), ак яңаклы крачка (Chlidonias hybrida), кече крачка ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Шаркылдык акчарлак

Кечкенә акчарлак

Күл акчарлагы