ТРның Көнчыгыш Кама алдында һәм Удмурт Республикасының көньяк чигендә урнашкан.

Күпчелек биеклекләр 180–220 м, максималь биеклек — 256 м. Пермь системасы югары бүлегенең (Уфа, Казан һәм Татар яруслары) известьташлары, доломитлары, комташлары, балчыклары һәм мергельләреннән гыйбарәт. Татар гөмбәзенең төньяк күтәрелмәсенең көнчыгыш өлешенә туры килә.

Елга үзәннәрендә аллювиаль утырмалар урын алган, алар елга террасалары комплексын хасил итәләр. Калкулык елга, сыза һәм ерымнар челтәре белән бүлгәләнгән,

Татарстан чикләрендә аларның тыгызлыгы 0,6, 0,5 һәм 0,39 км/км2 тәшкил итә. Елга үзәннәренә сөзәклекләрнең ачык чагылышлы асимметриясе хас. Зур елгаларның уңъяк сөзәклекләре, кече елга үзәннәренең көньякка һәм көнбатышка юнәлгән яхшы җылынучан сөзәклекләре текәрәк. Урманнарның күпчелеге киселгән, җире сукаланган.

Көньякта, Кама үзәнендә, Түбән Кама милли паркының уңъяк яр буе өлешендә нарат урманнары һәм болыннар, Иж үзәнендә «Кичке таң» комплексы табигать тыюлыгына керүче урман массивлары урнашкан.

Автор — А.П.Дедков