150 дән артык төре билгеле, Евразия һәм Төньяк Африкада таралган.

Татарстан территориясендә өч төре үсә. Буяу зимчәчәге (A. tinctoria) барлык районнарда, сасы зимчәчәк яки эт шепкәне (A. cotula), рус зимчәчәге (A. rutheniсa) – Көнбатыш Кама алдында очрый. Кыр, болын, ташландык урыннарда үсә.

Тамыры – күп, үзәк тамырлы, юан. Сабагы туры, ботаклы. Яфраклары чиратлашкан, каурыйсыман теленмә, сирәк кенә кыяклы. Чәчәк төркеме – чирәп тышлы һәм элпәле чәчәк түшәкле кәрзин. Кырыйдагы телчәчәкләре ак яки сары, җимешлеге бар, уртадагылары – көпшәчәчәкләр, сары төстә, ике җенесле. Җимшәне – орлыкча. Буяу зимчәчәге һәм сасы зимчәчәк тәмсез исле. Июнь-сентябрьдә чәчәк ата.

Буяу зимчәчәгенең кәрзиннәрендә флавоноидлар, гликозид, эфир майлары бар.

Халык медицинасында тир чыгару, үт кудыру һәм кан туктату чарасы буларак файдаланыла.

Сасы зимчәчәк – сабан чәчүлекләрендә чүп үлән.

Буяу зимчәчәге декоратив үсемлек буларак үстерелә.

Буяу зимчәчәге