Җир кабыгы катламнарының гомуми стратиграфик шкаласында фанерозой эонотемасының уртача группасы һәм Җирнең геологик тарихында шуңа туры килә торган эра.

1841 елда инглиз геологы Дж.Филлипс тарафыннан билгеләнгән.

251±0,4 ел элек башлана һәм 65,5±0,3 млн ел элек тәмамлана. Триас, юра системасы (чоры) һәм акбур системасына (чорына) бүленә.

Мезозой эратемасы (эрасы)нда интенсив рәвештә җыерчыклану, тау барлыкка килү, вулканик эшчәнлек, диңгез биеклегенең еш тирбәнешләре һәм климатик үзгәрешләр билгеләнә. Материклар яңа чикләр һәм үлчәмнәр ала. Атлантик, Һинд, Арктик һәм Көньяк океаннар формалаша.

Мезозой эратемасы (эрасы) өчен 25 м һәм тагын да озынрак эре сөйрәлүчеләр (динозаврлар, ихтиозаврлар, птерозаврлар һәм башкалар) хас. Бик күп санда бөҗәкләр, беренче чын кошлар, имезүчеләр барлыкка килә. Диңгез умырткасызлары арасында эра ахырында динозаврлар белән беррәттән үлеп беткән аммонитлар һәм белемнитлар (аларның ташка әйләнгән калдыклары ТР территориясенең көньяк-көнбатышында Идел яры буендагы ишелмәләрдә очрый) өстенлек итә. Флораның яңаруы бара, наратбаш һәм абагасыманнар ылыслылар һәм яфраклылар белән алмашына, үләннәр һәм чәчәкләр үсеп чыга.

Мезозой эратемасы (эрасы) утырмаларына дөньякүләм нефть һәм газ запасының аеруча зур күләме (Фарсы култыгы, Көнбатыш Себер), ташкүмернең өчтән бер өлеше (АКШ, Себер), янучан сланецлар, тозлар һәм башка файдалы казылмалар туры килә.

ТР чикләрендә Мезозой эратемасында (эрасында) палеозой эрасы ахырында башланган континенталь чор дәвам итә, шунлыктан биредә триас һәм юра чорының күпчелек утырмалары юк.

Юра чоры уртасында гына Идел буеның көньяк өлешенә акбур чорында да булган диңгез үтеп керә (Татарстан территориясенең көньяк-көнбатыш өлешен дә били).

Мезозой эратемасы (эрасы) ахырында диңгез сулыгы юкка чыга, һәм 50 млн елдан артыкка сузылган континенталь чор башлана.

ТР территориясендәге цеолитлы, кремний-карбонатлы, балчыксыл токымнар, янучан сланец, фосфорит һәм башка ятмалар, язу акбуры чыганаклары Мезозой эратемасы (эрасы) утырмалары белән бәйле.