12 төре билгеле, нигездә, Европа һәм Азиянең уртача поясында таралган. ТР территориясендә 2 төре бар: Альп урман чәе (C.alpina) һәм Париж урман чәе (C. lutetiana). Сирәк очрый торган үсемлекләр. Киң яфраклы һәм ылыслы-киң яфраклы урманнарда очрыйлар.

10–50 см биеклектә, нәзек, шуышма тамырчалы. Яфраклары йөрәксыман яки эллипс формасында. Чәчәкләре вак, ак яки алсу төстә, оч яки куентылы чукларда. Җимеше — күп орлыклы ачылучан тартмачык. Июнь–августта чәчәк аталар.

Җир өсте өлешләрендә кумарин, органик кислота һәм аларның тозлары бар.

Халык медицинасында җәрәхәтләрне дәвалау өчен кулланыла.

Декоратив, баллы үсемлекләр.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Альп урман чәе