50 гә якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар.

ТР территориясендә бер төре — гади торнабаш (E. cicutarium) бар. 

10–45 см биеклектәге берьеллык үсемлек. Республиканың барлык территориясендә очрый; бакчаларда чүп үләне буларак үсә. Сабагы куе кара төкчәле. Яфраклары озынча, каурыйсыман теленмә. Чәчәкләре кара сеңерле кызыл, аксыл кызыл яки алсу төстә, чатыр чәчәк төркемендә. Июль–августта чәчәк ата. Җимеше — тартмачык, формасы буенча торна башын һәм томшыгын хәтерләтә (исеме шуннан). Өлгергән җимеш кылчыклы 5 орлыкка таркала; дым сеңдергәндә, кылчыклар өзелә һәм орлыклар җиргә күмелә.

Дару үсемлеге. Җир өсте органнарында сапониннар, эфир мае, дуплау матдәләре, С витамины бар.

Халык медицинасында төнәтмәсе бөрештергеч, кан туктату һәм көзән җыеруга каршы чара буларак кулланыла.