Якынча 30 төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар.

Татарстан территориясендә 2 төре бар. Язгы торна борчагы (O. vernus) – барлык районнарда, күгелҗем торна борчагы (O. canescens) Кама аръягында очрый. Урманнарда, куаклыкларда үсәләр.

15-40 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы озын, шуышма. Сабагы туры. Яфраклары парлы каурыйсыман, очлы. Язгы торна борчагының чәчәкләре зәңгәрсу-шәмәхә, чәчәк атып бетергәч, зәңгәр төскә керәләр, күгелҗем торна борчагыныкы – ак яки саргылт. Җимеше – озынча күп орлыклы кузак.

Язгы торна борчагының җир өсте өлешләрендә алкалоид, флавоноид, аскорбин кислотасы бар.

Үлән төнәтмәсе йөрәк авыруларыннан кулланыла. Вакланган яфраклары яраларны төзәтүдә файдаланыла.

Терлек азыгы, баллы үсемлек.