Якынча 10 төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында очрыйлар. ТР территориясендә бер төре — дарулы шома көпшә (A. officinalis) таралган. Барлык республикада дымлы урман буйларында, кисенделәрдә үсә.

120–150 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Тамырчасы кыска, вертикаль, коңгырт, күпсанлы өстәмә тамырлы, сынган урынында аксыл яки саргылт сөтчел сок бүленеп чыга. Сабагы туры, куыш, күгелҗем куныклы. Яфраклары чиратлашкан, җиңсәле. Икешәр- һәм өчәр каурыйсыман. Чәчәкләре вак, саргылт-яшькелт төстә, шарсыман катлаулы эре чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше — икеорлыкча. Июнь–июльдә чәчәк ата. Җимешләре август–сентябрьдә өлгерә. Чәчәк атып җимеш биргәч үсемлек үлә. Орлыктан һәм вегетатив ысул белән үрчи.

Составында кумарин һәм эфир майлары булганлыктан үсемлекнең барлык өлешләре, аеруча тамырчасы һәм җимешләре хуш исле (тышкы билгеләре охшаш булган курай үләненнән аермалы буларак). Тамырчасында крахмал, сумала, органик кислоталар, дуплау матдәләре бар.

Медицинада тамырчасы һәм тамырлары төнәтмәсе ашкайнатуны яхшырту, тир чыгару һәм ялкынсы­нуга каршы чара буларак файдаланыла. Бәвел кудыру чәйләре составына керә.

Яшь яфраклары һәм сабагы аш-су әзерләүдә кулланыла.

Баллы үсемлек.

Аю һәм кондызлар өчен азык булып тора.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.