180 гә якын төре билгеле, Евразия һәм Төньяк Американың уртача поясында таралганнар.

Татарстан территориясендә 2 төре бар. Шахматсыман шадра үлән (F. meleagroides) Идел алдында һәм Идел аръягында, рус шадра үләне (F. Ruthenica) Идел аръягында очрый. Дымлы болыннарда, далаланган тау битләрендә, куаклар арасында үсә.

15–50 см биеклектәге үсемлек. Суганчасы ялпаграк. Сабагы нәзек, шома. Яфраклары чиратлашкан, кыяк, рус шадра үләнендә очы спиральсыман бөтерелеп тора. Шахматсыман шадра үләненең чәчәге берле, иенке, сабак очында урнашкан, чәчәк тирәлеге өлешләре кара-көрән- шәмәхә төстәге шахмат тәртибендәге тонык рәсемле яки тимгелле; рус шадра үләне чәчәге сабак очындагы сирәк чукта һәм өске яфраклар куентыгында, чәчәк тирәлеге кыңгыраусыман, кара кызыл. Җимеше — тартмачык. Апрель–майда чәчәк аталар. Җимешләре июньдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән (яшь суганчалардан) үрчиләр.

Декоратив үсемлекләр.

Рус шадра үләне һәм шахматсыман шадра үләне ТРның Кызыл китабына кертелгәннәр (2006).

Шахматсыман шадра үлән