70 кә якын төре билгеле, Евразиядә, Төньяк Африкада таралган.

Татарстан территориясендә 6 төре бар. Таҗлы сары буяк (S. coronata) ара-тирә барлык районнарда таралган, калган төрләре сирәк очрый. Киң яфраклы урманнарда, куаклар арасында, болыннарда, далаланган тау битләрендә үсә.

30-150 см биеклектәге үсемлекләр. Сабагы гади яки тармаклы. Яфраклары чиратлашкан, каты, каурыйсыман-теленмә, тешле яки бөтен читле. Чәчәкләре көпшәле, ике җенесле; алсу, куе кызыл яки ак төстә. Чәчәк кәрзиннәре берле яки калкан чәчәк төркемендә. Җимеше – бүрекчәле озынча орлыкча. Июнь-сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре июль-октябрьдә өлгерә.

Таҗлы сары буякның җир өсте өлешендә С витамины бар. Халык медицинасында үлән төнәтмәсе тамак, ашказаны авырулары вакытында кулланыла.

Барлык төрләре дә – декоратив, баллы үсемлекләр.

Буяу сары буяк (S. tinctria), тармаклы сары буяк (S. radiata), төрле яфраклы сары буяк (S. lycopifolia), ялтыравык сары буяк (S. cardunculus) ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Таҗлы сары буяк