400 ләп төре билгеле, күбесенчә Төньяк ярымшарда очрыйлар.

ТРда 18 төре бар. Дару әрем (A. abrotanum), ачы әрем (ак әрем) (A. absinthium), иссез әрем (эстрагон) (A. dracunculus), дала әрем (A. сampestris), кара әрем (алабута әрем) (A. vulgaris) һәм башкалар киң таралган. Далалы болыннарда, сөзәклек, ташландык җирләрдә, чүпле урыннарда, яшелчә бакчаларында үсә.

Сабагы туры, 1,5 м га кадәр озынлыкта, үзенә генә хас көчле исе бар. Каурыйсыман телмә яфраклы. Чәчәкләре сары төстә, сабак очындагы шарсыман кәрзиннәрдә урнашкан. Яфраклары һәм сабаклары кыска, куе төкләр белән капланган, шул сәбәпле үсемлек көмешсыман соры төстә. Җимешләре – көрән төстәге озынча вак орлыкчалар. Июль-сентябрьдә чәчәк аталар. Җимешләре июль-август айларында өлгерә. Орлыклардан үрчи.

Дару әрем, ачы әрем, кара әрем – дару үләннәре. Яфракларын һәм чәчәк атучы сабак очларын кулланалар. Аларда эфир мае, гликозидлар, флавоноидлар, дуплау матдәләре, С һәм К витаминнары, сумалалар бар. Аппетит ачу һәм сәламәтлекне ныгыту өчен, ялкынсынуга каршы файдаланыла.

Ачы әрем, иссез әрем, кара әрем тәмләткеч буларак кулланыла.

Маршалл әрем (A. marschalliana) – комнарны ныгытучы үсемлек.

Эре чәчәкле әрем (A. macrantha) һәм тозлак үләнсыман әрем (A. salsoloides) ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Ачы әрем